Счетчики

Ак кәгазь

Резеда Ахиярова көе
Ренат Харис сүзләре

Тәрәздә зәңгәр төн,
Өстәлдә ак кәгазь,
Каләмем яз төсле карада.
Мин сиңа омтылам,
Мин сиңа ашкынам,
Мин сине өзелеп яратам.

Тәрәздә алсу таң,
Өстәлдә ак кәгазь,
Каләмем җәй төсле карада.
Мин сине чакырам,
Мин сиңа ялварам,
Мин сине өзелеп яратам.

Тәрәздә якты көн,
Өстәлдә ак кәгазь,
Каләмем көз төсле карада.
Мин сине юксынам,
Мин сине сагынам,
Мин сине өзелеп яратам.

Тәрәздә сүрән кич,
Өстәлдә ак кәгазь,
Каләмем кыш төсле карада.
Мин сине яңа яз
Китерерлек итеп,
Тагы да өзелеп яратам.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 15.02.10 | Просмотров: 2264 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!