Счетчики

Акбүз атлы егеткә

Илгиз Мәҗитов көе
Гөлшат Зәйнашева сүзләре

Бер егет килә урамнан,
Акбүз атка атланган.
Сабан туе ярышында
Беренчелекне алган.
Ал тасмалар бәйләр идем,
Агының ялларына.
Матур җырлар җырлар идем,
Утырып яннарына!..

Тынып калыгыз, моторлар,
Тынып кал, әй машина!..
Шул акбүз атлы егетнең
Биеп барам каршына!..

Яратам мин машина да,
Яратам самолет та
Машиналарда күп йөрдем,
Йөрисем килә атта!
Әй егеткәй, бир кулыңны,
Утырт мине алдыңа.
Мәхәббәтең очар канат
Бирсен акбүз атыңа!..

Тынып калыгыз, моторлар,
Тынып кал, әй машина!..
Шул акбүз атлы егетнең
Биеп барам каршына!..

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 15.02.10 | Просмотров: 2100 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!