Счетчики
|
Ал булаеммы сиңа?!
Алик Локманов көе
Абдулхак Игебаев сүзләре Ал булаеммы сиңа, Гөл булаеммы сиңа, Ефәк чәчләреңнән сыйпар Җил булаеммы сиңа?! Көн булаеммы сиңа, Төн булаеммы сиңа, Татлы төшеңнән дә татлы Өн булаеммы сиңа?! Яз булаеммы сиңа, Наз булаеммы сиңа, Былбыл моңыннан да моңлы Саз булаеммы сиңа?! Ал булаеммы сиңа, Гөл булаеммы сиңа, Ефәк чәчләреңнән сыйпар Җил булаеммы сиңа?! Страниц: 1
|