Счетчики

Аның моңы

Альбина Имаева көе
Роберт Миңнуллин сүзләре

Мин әткәнең гармун уйнаганын
Еш ишетәм соңгы араларда.
Аның моңы тула күптән иңде
Төзәлгән дип йөргән яраларга.

Искә алам бик еш мин әткәйнең
Җырлый-җырлый гармун уйнаганын
Бик беләсем килә шул гармунны
Уйнаганда ниләр уйлаганын...

Әткәй дә юк инде, гармун да юк—
Тик моңнары калган сагынырга.
Ничә еллар инде сүрелмичә
Шул моң яши миндә сабыр гына.

Искә алам бик еш мин әткәйнең
Җырлый-җырлый гармун уйнаганын
Бик беләсем килә шул гармунны
Уйнаганда ниләр уйлаганын...

Оныталмыйм мин әткәйнең
Соңгы тапкыр уйнап җырлаганын.
Тик сүзләрен искә төшералмыйм,
Ни хакында иде җыры аның?

Искә алам бик еш мин әткәйнең
Җырлый-җырлый гармун уйнаганын
Бик беләсем килә шул гармунны
Уйнаганда ниләр уйлаганын...

Моңы гына истә. Аның моңы
Күзләремнән тора түгелергә.
Ә сүзләре ул җырлаган җырның
Туып кына килә күңелемдә.

Искә алам бик еш мин әткәйнең
Җырлый-җырлый гармун уйнаганын
Бик беләсем килә шул гармунны
Уйнаганда ниләр уйлаганын...

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 24.02.10 | Просмотров: 1255 | [ + ]   [ - ]   |


Социальные закладки
© 2017 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!