Счетчики
|
Арала бу газаптан
Хәния Фәрхи көе һәм сүзләре
Назлы карашларың беләм, Зинһар, сөеп карама. Бара алмыйм яннарыңа — Упкын бар бит арада. Нигә элек күрмәдем? Белмәдем бит белмәдем — Бу дөньяда син барын Ягымлы, назлы ярым. Синең сөю миңа газап, Үзең дә бит беләсең. Аерылып китү белән, Килә сине күрәсем. Нигә элек күрмәдем? Белмәдем бит белмәдем — Бу дөньяда син барын Ягымлы, назлы ярым. Кавышырга мөмкин түгел, Җан әрни ялгызлыктан, Йә оныттыр, чарасын тап, Арала бу газаптан. Нигә элек күрмәдем? Белмәдем бит белмәдем — Бу дөньяда син барын Ягымлы, назлы ярым. Страниц: 1
|