Счетчики

Ашкыну

Тәлгать Вәлиев көе
Мәхмүт Хөсәен сүзләре

Иделем, гел сиңа ашкынам,
Дулкыннар атылган ярыңа.
Ашкынам, сөенәм... Ә кайчак көенәм,
Тынгылык табалмыйм җаныма.

Иделем, гел сиңа ашкынам,
Суыңда коенган талларга.
Ашкынам, талпынам... Ә үзем тартынам
Күзеңә тутырып карарга.

Иделем, гел сиңа ашкынам,
Җаныма ял бирә тан ату;
Бер рәхәт, бер кыен... Аңарда бар уем —
Шул микән әллә чын ярату?!

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 24.02.10 | Просмотров: 1114 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!