Счетчики

Ашкынып кайттым тагын

Ризван Хәким көе
Рамил Чурагулов сүзләре

Күңелемне телгәләмә,
Әй ачы сары сагыш!
Туган ягым һәрчак истә
Аерды бары язмыш.

Авыл урамнары буйлап
Йөгерә балачагым.
Сагышларга түзалмыйча
Ашкынып кайттым тагын.

Туган яксыз үткән көннәр
Йөрәктә бетмәс ярам.
Күңелләрем сусаганда
Җыр-моңны аннан алам.

Авыл урамнары буйлап
Йөгерә балачагым.
Бергә үскән дус-ишләрне
Сагынып кайттым тагын.

Иң беренче тәпи баскан
Моңлы як, җырлы ягым.
Рәхмәтемне әйтергә дип,
Ашкынып кайткан чагым.

Авыл урамнары буйлап
Йөгерә балачагым.
Әнкәйнең кайнар ашларын
Сагынып кайттым тагын.
Сагышларга түзалмыйча
Ашкынып кайттым тагын.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 24.02.10 | Просмотров: 1913 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!