Счетчики
|
Авылым
Рәис Нәгыймов көе
Гамил Афзал сүзләре Ай сүрелеп кенә көн яктыра, Ядкәр итеп сагынып миләргә. Өянкеләр сәлам әйтеп тора Таң алдыннан искән җилләргә. Сизгер сулар серле сандык кебек, — Камыш төпләрендә моң тулы. Юллар уйчан, зәңгәр күкләр биек, Һаваларда киек каз юлы. Оныттылар, диеп үпкәләмә, Карурманнар үскән илләрдә. Сине сагынып җаннар өзгәләнә Айлы әкият кебек төннәрдә. Страниц: 1
|