Счетчики
|
Балкый Шәйморза утлары
Сара Садыйкова көе
Мостафа Ногман сүзләре Балкый Шәйморза утлары Зәңгәр таңнарга кадәр. Шәйморзаны оныта алмыйсың, Бер барып күрсәң әгәр. Шәйморза, Шәйморза, Туган җиребез Шәйморза; Безнең яшьлек елларыбыз Гөр килеп синдә уза. Макталмый безнең Шәйморза Урманнар, күлләр белән. Балкый ул кайнар йөрәкләр, Якты күңелләр белән. Шәйморза, Шәйморза, Туган җиребез Шәйморза; Безнең яшьлек елларыбыз Гөр килеп синдә уза. Яшь кызларын, егетләрен Шәһәрләр, вузлар тарта. Бик күпләре канатланып Туган якларга кайта. Шәйморза, Шәйморза, Туган җиребез Шәйморза; Безнең яшьлек елларыбыз Гөр килеп синдә уза Яңара безнең Шәйморза, Нурланып үсә һаман. Илебез күгендә янган Якты бер йолдыз сыман. Шәйморза, Шәйморза, Туган җиребез Шәйморза; Безнең яшьлек елларыбыз Гөр килеп синдә уза. Страниц: 1
|