Счетчики

Бәхет өчен

Рөстәм Вәлиев көе
Фирая Зыятдинова сүзләре

Бәхет өчен күп кирәкми,
Гел янәшә барсын юллар.
Бәхет өчен күп кирәкми,
Минем куллар синең кулда,
Синең куллар минем кулда.

Бәхет өчен күп кирәкми,
Артта калсын ап-ак эзләр.
Бәхет өчен күп кирәкми,
Минем күзләр синең күздә,
Синең күзләр минем күздә.

Тормыш — мизгел, бары мизгел,
Әллә ниләр өмет итмә.
Ахыргача бергә булсак,
Минем өчен шул да җитә,
Бәхет өчен шул да җитә.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 25.02.10 | Просмотров: 2066 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!