Счетчики
|
Бәллүр язмыш
Ф. Гасакирова көе
К. Дәүләтшин сүзләре Бәллүр, бәллүр, бәллүр язмыш Чыңлап ватыла. Ятимлекне насыйп итмә Балам хакына. Тәкъдир, тәкъдир түгел — Үтә күренми. Әл(е) дә ярый киләчәгең Алдан беленми. Бәллүр, бәллүр, бәллүр тамчы — Балам күзләре. Мәңгелеккә хәтеремдә Анам сүзләре Тәкъдир, тәкъдир түгел — Үтә күренми. Әл(е) дә ярый киләчәгең Алдан беленми. Бәллүр, бәллүр, бәллүр хәреф Тәкъдир ташында. Әй, Тәңерем, салма кайгы Газиз башыма. Тәкъдир, тәкъдир түгел — Үтә күренми. Әл(е) дә ярый киләчәгең Алдан беленми. Страниц: 1
|