Счетчики
|
Белми калдым
Резеда Ахиярова көе
Хәсән Туфан сүзләре Белми калдым, күрми калдым: Киттең... Хушлашмадың да. Эзең генә калды миңа Йөргән сукмакларыңда. Кайсы коштыр, исемең белән Сиңа кычкыра кебек; Урмандагы һәрбер чәчәк Сине юксына кебек... Кая киттең? Кемнәр алды — Давыллармы, сулармы? Эзләреңдә — ромашкалар,— Истәлегең шулармы? Истәлеккә эзләреңдә Зәңгәр гөлләр үсәләр. Кемнәр мине юатырлар, Гөлне карлар күмсәләр?.. Страниц: 1
|