Счетчики
|
Бер гомер җитәр микән?
Рәшит Абдуллин көе
Разил Вәлиев сүзләре Ярларына килеп җиткәч, Дулкыннар тынар микән? Серләремне сөйләр идем Ул мине тыңлар микән? Диңгезләрне кемнәр кичә — Канатлы кошлар микән? Диңгезләрнең ике яры — Безнең язмышлар микән? Диңгезләрдә давыл чыкса Яшенләп үтәр микән? Бер мәхәббәт табар өчен Бер гомер җитәр микән? Страниц: 1
|