Счетчики
|
Беренче килгән өчен
Фасил Әхмәтов көе
Разил Вәлиев сүзләре Җилне узып чаба егет, Дулкынлана кыр өсте. Үзе үстергән игеннәр Аңа булыша төсле. Сабантуйларда сынала Батыр егетләр көче. Колга башындагы сөлге — Беренче килгән егет өчен! Тоягың җиргә тимәсен, Җилдер тизрәк, әй юрга! Авыл башында егетне Бар халык көтеп тора. Сабантуйларда сынала Батыр егетләр көче. Былбыл телле тальян гармун — Беренче килгән егет өчен! Ат тупырдавын уздырып, Егет йөрәге кага. Кайсы кыз гына сокланып Карамый бүген аңа! Сабантуйларда сынала Батыр егетләр көче. Иң сылу кызның йөрәге — Беренче килгән егет өчен! Страниц: 1
|