Счетчики

Берәүнең берәвенә

Вәсил Галимов көе
Наҗар Нәҗми сүзләре

Исем дә китми тормышның
Туктаусыз гүләвенә,
Гүләп гашыйк була берәү
Берәүнең берәвенә.

Ә ул — берәүнең берәве
Ходайның биргәненә
Шөкер итми, күз саладыр
Берәүнең берәвенә.

Ә шул берәүнең берәве
Саташа берәү белән,
Ә аңа агыла хисләр
Берәүнең берәвеннән.

Берәүнең берәүләре шул
Берәүгә берәү генә.
Әмма берәү гашыйк була
Берәүнең берәвенә.

Исем китсә дә тормышның
Туктаусыз гүләвенә,
Бүләк булсын иде бу җыр
Берәүнең берәвенә
Берәүнең берәүләреннән
Берәүнең берәвенә.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 24.02.10 | Просмотров: 1494 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!