Счетчики

Бергә булыйк...

Азат Хөсәенов көе
Мансур Гыйлаҗев сүзләре

/"Тагын Казан егетләре" спектакленнән/

Кош булып очып килдем Казанга,
Сөйгән ярым, сине сагынып.
Сагындыңмы син дә, зарыктыңмы?
Моннан болай китмә калдырып!

Бергә булыйк, дустым, бергә йөзик,
Давыл-дулкыннарга бергә керик!
Кара еллар безне аермасын, аермасын,
Сөю канатларын каермасын.

Кош булып очып килдем Казанга,
Сүнмәс дәртем булды юлдашым.
Кайларда йөрисең икән син,
Өметем минем, бәхет кояшым?!

Бергә булыйк, дустым, бергә йөзик,
Адашмас юлларга бергә керик!
Бәхет кошы кунсын учларга, учларга,
Соңга калмыйк, дустым, өлгерик!

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 24.02.10 | Просмотров: 1246 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!