Счетчики
|
Безнең күңел
Илгиз Закиров көе
Эльмира Шәрифуллина сүзләре Безнең күңел нигә моңлы икән, Безнең күңел ничә кыллы икән? — Онтыласы иде тын калып. Гарасатка кереп югалмыйча, Гөнаһларга гына уралмыйча, Бәхет йөрсә икән юл ярып. Безнең күңел нигә моңлы икән, Безнең күңел ничә кыллы икән? — Ду купканнар шашкын хисләрем. Чыгымчылап чапкан ярсу тайдай, Дулкыннарга кунган моңсу айдай, Ярсу яки моңсу кичләрем. Безнең күңел нигә моңлы икән, Безнең күңел ничә кыллы икән? — Кушылырга сайрар кош кирәк. Җаннан җанга йөри моңнар күчеп, Тик дөньясы гына әллә ничек — Сабырлыклар бирсен, түз, йөрәк!.. Страниц: 1
|