Счетчики
|
Бик күрәсем килә
Рөстәм Яхин көе
Әхмәт Ерикәй сүзләре Торсам иртән, уйларымда йөртәм, Ятсам — төшләремә керәсең. Бик сагындым, иркәм, нишлим икән, Бик күрәсем килә, күрәсем. Әллә ят кешеләр, әллә үзең Кавышу, өметләрен җимрәсең. Көтә-көтә талды ике күзем, Бик күрәсем килә, күрәсем. Алмаштырмый хатка язган сүзләр, Алмаштырмый сине бу рәсем. Белмим инде, йөрәк ничек түзәр, Бик күрәсем килә, күрәсем... Страниц: 1
|