Счетчики

Бик сагындым, авылым

Рәис Сафиуллин көе
Мәгъсүм Латыйфуллин сүзләре

Туган як, көн саен
Искә төшәсең;
Күңелемнән чыкмыйсың,
Төшкә керәсең.

Сагындым, сагындым,
Бик сагындым
Без үскән авылның
Айлы тый кичләрен,
Былбыллы бакчаның
Шомырт исләрен.

Оныталмыйм камышлы
Аккош күлләрен,
Битемнән иркәләп
Искән җилләрен.

Сагындым, сагындым,
Бик сагындым
Без үскән авылның
Хуш исле урманын,
Кырларда сайраган
Сабан тургаен.

Күңелем ашкына
Туган якларга,
Йөрергә җиләкле
Яшел аланда.

Сагындым, сагындым,
Бик сагындым;
Йөрәгем, җилпенеп,
Көтә таң атуын.
Кыр казы шикелле
Очып кайтырмын.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 25.02.10 | Просмотров: 2423 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!