Счетчики

Бир кулыңны

Риф Гатауллин көе
Фәннур Сафин сүзләре

Моңа кадәр, сылу,
Кайда булдың,
Әллә инде качып
Айда тордың?

Бир кулыңны,
Бергә китик әле,
Бер бәхетне
Ике итик әле!

Йолдызлардан гына
Төштең мәллә?
Шундый самими син,
Шундый садә.

Бир кулыңны,
Бергә китик әле,
Бер бәхетне
Ике итик әле!

Бер агачның
Ике тамыры без,
Бер кайгы белән
Кайгырырбыз.

Бир кулыңны,
Бергә китик әле,
Бер бәхетне
Ике итик әле!

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 25.02.10 | Просмотров: 2112 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!