Счетчики
|
Бир кулыңны, гүзәлем
Ринат Гобәйдуллин көе
Мәхмүт Хөсәен сүзләре Агым суга ташламыйлар Ак каен каерысын; Аккошлар да бергә-бергә, Без нигә аерым соң? Бир кулыңны, гүзәлем, Синсез өзелә үзәгем. Иртән торып тәрәз ачтым Гөрли күгәрченнәрем; Бик сагындым, бәгырькәем, Килә күрәселәрем. Бир кулыңны, гүзәлем, Синсез өзелә үзәгем. Сандугач баласын тоттым Урман аланнарыннан; Синең хәлләреңне сорыйм Былбыл балаларыннан. Бир кулыңны, гүзәлем, Синсез өзелә үзәгем. Биек таудан чәчәк җыйдым, Җыймадым сарыларын; Үзең тапсаң, миңа да бир Сабырлык даруларын. Бир кулыңны, гүзәлем, Синсез өзелә үзәгем. Страниц: 1
|