Счетчики

Бормалы су

Заһид Хәбибуллин көе
Нәкый Исәнбәт сүзләре

Ай бормалы, бормалы ла,
Бормалы су буйлары,
Бормалы су буйларында
Үскән зифа буйлары.
Ал матурмы, гөл матурмы,
Гөл булыйм юлларыңда;
Ирмен дигән ир егетнең
Гөл шиңмәс кулларында.

Ал гөл дә таң гөл,
Сез кадерле яшь кызлар,
Сез уңган, сез чибәр,
Ил күгендә йолдызлар.
Дан безнең кызларыбызга,
Гөл сибик юлларына.
Эшләре яңгырар аларның
Безнең ил җырларында.

Айкалмасын, чайкалмасын
Китергән суларыгыз.
Кайсы йолдыз асларында
Йөрегән юлларыгыз?!
Ал матурмы, гөл матурмы,
Гөл булыйм юлларыңда.
Ирмен дигән ир егетнең
Гөл шиңмәс кулларында.

Яшь чаклар бер чак,
Яшь гөлнең кадерен бел.
Ал белем, алга бар,
Белем гөле сүнмәс гөл.
Дан безнен кызларыбызга,
Гөл сибик юлларына.
Эшләре яңгырар аларның
Безнең ил җырларында.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 25.02.10 | Просмотров: 3033 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!