Счетчики

Бу кырлар, бу үзәннәрдә

Җәүдәт Фәйзи көе
Сибгат Хәким сүзләре

Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем
Эзләрем бик иртә салынган.
Кайтам, кайтам туган якларыма,
Талларыма хәтле сагынган.

Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем
Мәхәббәтем яшьләй кабынган.
Кайтам, кайтам туган якларыма,
Тауларыма хәтле сагынган.

Бу кырлар, бу үзәннәрдән минем
Күңелем, дуслар, һич тә туймаган.
Арыш шаулап серкә очырганда,
Хисләрем дә бергә уйнаган.

Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем
Үзем генә белгән җырлар бар.
Кайтам, кайтам туган якларыма,
Ашкындырып көткән юллар бар.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 08.03.10 | Просмотров: 3473 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!