Счетчики
|
Буразналар
Җәүдәт Фәйзи көе
Гөлшат Зәйнашева сүзләре Җырлар җырлап кырга чыгам Таң сызылган сәгатьтә, Йөрәк соң ничек йокласын, Кошлар йокламый хәтта. Буразналар, буразналар — Йөгерек дулкыннар. Буразнамда игенкәйләр Күкрәп уңсыннар!.. Китсәм, кайтам кырларыма Янып көярлек булып. Гармун сыры — буразнаны Сыйпап сөярлек булып. Буразналар, буразналар — Йөгерек дулкыннар. Буразнамда игенкәйләр Күкрәп уңсыннар!.. Хезмәт шавы, кошлар җыры Уятсын иген кырын. Сызсыннар көмеш сабаннар Җиргә буразна сырын. Буразналар, буразналар — Йөгерек дулкыннар. Буразнамда игенкәйләр Күкрәп уңсыннар!.. Страниц: 1
|