Счетчики
|
Бүген бара бездә туй
Мөдәррис Морзаханов көе
Вил Казыйханов сүзләре Җыелган туган-тумача, Өстәлләрдә хөрмәт-сый. Кавышалар яшь йөрәкләр, Бүген бара бездә туй. Җырлыйк күңелле җырларны, Моң-зарларны читкә куй. Яңа буын хөрмәтенә Бүген бара бездә туй. Килгәннәр якын дусларым, Бокалларга шәраб кой. Шатлык-куанычка булсын, Бүген бара бездә туй. Җырлыйк күңелле җырларны, Моң-зарларны читкә куй. Яңа буын хөрмәтенә Бүген бара бездә туй. Туй күлмәге кигәннәргә Бер теләк бездә, бер уй: Ак бәхетләр юлдаш булсын, — Шуны тели сезгә туй. Җырлыйк күңелле җырларны, Моң-зарларны читкә куй. Яңа буын хөрмәтенә Бүген бара бездә туй. Страниц: 1
|