Счетчики
|
Чаба поезд, чаба...
Резеда Ахиярова көе
Разил Вәлиев сүзләре Чаба поезд, чаба Туган якка таба, — Каршы ала горур имәннәр. Бозып яшьлек антын, Туган якка кайта "Хуш мәңгегә, сау бул!" дигәннәр. Чаба поезд, чаба Туган якка таба, — Түземнәрем узды чамадан. Авылыма кайтсам, Дусларымны тапсам, Яши башлармын күк яңадан. Чаба поезд, чаба Туган якка таба, — Йөрәк ярсый, күңел ашкына. Әйтерсең лә бүген, Ак каеннар түгел, Балачагым чыккан каршыма. Страниц: 1
|