Счетчики
|
Чайпалырмын, түгелермен...
Луиза Батыр-Болгари көе
Фирая Зыятдинова сүзләре Чайпалыр да, түгелер дә — Чиләкләрем мөлдерәмә; Сез гаепләп карамагыз Суларым түгелгәнгә. Һәй, чиләкләрем мөлдерәмә, Суым җиргә түгелә. Күңелләрем мөлдерәмә — Сулар булып түгеләм. Алмалы көянтәләрем, Чияле чиләкләрем; Чайпалырсың, түгелерсең, — Ут янса йөрәкләрең. Һәй, чиләкләрем мөлдерәмә, Суым җиргә түгелә. Күңелләрем мөлдерәмә — Сулар булып түгеләм. Страниц: 1
|