Счетчики

Чәчкә гомере

Ризван Хәким көе
Фәрхәт Кунафин сүзләре

Чәчкәләрдән син чәчкәгә кунма,
Күрше чәчкәгә кулыңны сузма.
Чәчкә гомере бик-бик аз гына,
Чәчкә гомере бары яз гына.

Чәчкә гомере бик-бик аз гына,
Чәчкә гомере бары яз гына.

Мәхәббәт бит ул язгы Чәчкәдәй,
Коела таҗы назлы яз үтсә.
Язлар аз диеп, үкенә күрмә,
Чәчкәдәй мәлең бәхетле үтсә.

Язлар аз диеп, үкенә күрмә,
Чәчкәдәй мәлең бәхетле үтсә.

Гомерләр алтын, сөюләр ялкын,
Язгы саф чәчкә күңелдә атсын.
Сөю наз булып, назың яз булып,
Чәчкәдәй чагың гел шулай калсын.

Сөю наз булып, назың яз булып,
Чәчкәдәй чагың гел шулай калсын.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 04.03.10 | Просмотров: 1718 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!