Йолдызлар сүнде, төн узган инде,Бер йолдыз калды, ул Чулпан иде.Кемне көтәсең таң саен ялгыз,Әйт әле миңа, әй, шаян йолдыз?Һәм әйтте Чулпан дөньяга сүзен: — Күрәсем килә кояшның үзен...Шул чакта кояш ал йөзен ачты,Чулпан кызарды, аннан соң качты.