Счетчики

Әгәр күзләремә син карасаң

Луиза Батыр-Болгари көе
Сания Гомәрова сүзләре

Юлларыңда чәчәк булыр идем,
Түшләреңә өзеп кадасаң.
Сөюемне аңлар идең,
Сөюемне аңлар идең,
Әгәр күзләремә син карасаң.

Назлы җилләр булып исәр идем,
Бөдрә чәчләреңне таратып.
Кояш булып янар идем.
Кояш булып янар идем,
Сине назлап, сине яратып.

Сагындырып йөрмәс идең мине
Сөюләрең әгәр хак булса.
Таш кыялар эрер иде,
Таш кыялар эрер иде,
Минем сөюемә тап булса.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 05.03.10 | Просмотров: 1478 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!