Счетчики

Әгәр син булмасаң янымда

Әгъзам Фәттах көе
Әхмәт Ерикәй сүзләре

Челтәр шәл бөркәнә алмагач
Елларның ягымлы язында.
Бер ямең, күрмим мин бакчаның,
Әгәр син булмасаң янымда.

Әй рәхәт күңелгә, әй рәхәт
Хуш исле чәчәкләр шавында.
Хуш исен сизмим мин гөлләрнең,
Әгәр син булмасаң янымда.

Топ-тонык саф сулы чишмәдән
Су эчәм сусаган чагымда.
Бер тәме юк чишмә суының,
Әгәр син булмасаң янымда.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 05.03.10 | Просмотров: 1854 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!