Счетчики

Эх, дусларым

Альберт Якшимбетов көе
Мирхәди Разов сүзләре

Караңгы көннәрдә, йолдызсыз төннәрдә
Тормышым шәме пыскып янганда.
Дуслар кулын суза, кайгы җиңел уза,
Җылы сүзләре дәва җаннарга.

Эх, ярый сез бар, якын дусларым —
Гомер бакчамдагы сайрар кошларым!

Дәртле җырлар булып, йөрәгемә тулып,
Ташыганда бәхетем-шатлыгым.
Дусларга өләшсәм, уз итеп серләшсәм,
Арта минем күңелем сафлыгы.

Эх, ярый сез бар, якын дусларым —
Гомер бакчамдагы сайрар кошларым!

Хәсрәт килгәндә, язмыш көлгәндә,
Дусның ялганы-чыны сынала.
Биеп-җырлашып, яшик гөрләшеп,
Ут уйнатып бергәләп дөньяда!

Эх, ярый сез бар, якын дусларым —
Гомер бакчамдагы сайрар кошларым!

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 04.03.10 | Просмотров: 1746 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!