Счетчики

Әй, Хәлимә, Хәлимә

Виталий Агапов көе
Нәкыя Йосыпова сүзләре

Йөрәгемне басар өчен
Гармун уйныйм һәр кичтә.
Бу дөньяда минем өчен
Син генә бит фәрештә.

Әй, Хәлимә, Хәлимә,
Кер син минем хәлемә.
Баскан җирдән ут чыгарма,
Бирмим сине Сәлимгә!

Сиңа атап мин утырткан
Гөлләрем түтәл-түтәл.
Сине сөям, сине көтәм,
Кирәкми миңа бүтән.

Әй, Хәлимә, Хәлимә,
Кер син минем хәлемә.
Баскан җирдән ут чыгарма,
Бирмим сине Сәлимгә!

Сиңа булган бүләгем,
Сөю тулы йөрәгем.
Янсын әйдә синең өчен,
Ялкынына түзәрмен.

Әй, Хәлимә, Хәлимә,
Кер син минем хәлемә.
Баскан җирдән ут чыгарма,
Бирмим сине Сәлимгә!

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 05.03.10 | Просмотров: 1392 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!