Счетчики

Әйтегезче, ромашкалар

Ризван Хәким көе
Рамил Чурагулов сүзләре

Өзәмен ромашка таҗларын
Сөяме, сөймиме дип ярым.
Әйт, чәчкә, дөресен әйт инде,
Юансын йөрәгем һәм җаным.

Яратамы? Яратмыймы?
Әйтегезче, ромашкалар.
Ашыкма син, яратыр, дип
Җавап бирә миңа алар.

Әйт инде әүлия ромашка,
Яшьлегем сиздерми үтә бит.
Мәхәббәт барына ышанам.
Йөрим мин, кайчан ул килер дип.

Яратамы? Яратмыймы?
Әйтегезче, ромашкалар.
Ашыкма син, яратыр, дип
Җавап бирә миңа алар.

Әйтми ул хыялый ромашка,
Ышанып йөрүдән ни чара?!
Өметем тик синдә, әүлиям, —
Калдырма йөрәктә гел яра.

Яратамы? Яратмыймы?
Әйтегезче, ромашкалар. ,
Ашыкма син, яратыр, дип
Җавап бирә миңа алар.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 05.03.10 | Просмотров: 1324 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!