Счетчики

Әйтер сүзең әйтеп кал!

Зөфәр Хәйретдин көе
Сания Әхмәтҗанова сүзләре

Агыйделкәй буйларында
Чәчәк ата карлыган.
Күптән инде күңлем сизә,
Әйтер сүзең бар сыман.

Агыйделдә ике сал,
Берсе каен, берсе тал.
Сагынганда үкенерсең,
Әйтер сүзең әйтеп кал.

Кара карлыганнар җыйдым,
Калдырмыйча вакларын.
Бер җылы сүз әйтер идең,
Күңелем китек чакларым.

Агыйделдә ике сал,
Берсе каен, берсе тал.
Сагынганда үкенерсең,
Әйтер сүзең әйтеп кал.

Җыйган карлыганнарымны
Ашарга өлгермәдем.
Ул дәшмәгәч, мин дә түздем,
Серемне сиздермәдем.

Агыйделдә ике сал,
Берсе каен, берсе тал.
Сагынганда үкенерсең,
Әйтер сүзең әйтеп кал.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 05.03.10 | Просмотров: 1296 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!