Счетчики
|
Ерактагы якын кешемә
Җәүдәт Фәйзи көе
Зәки Нури сүзләре Таулар сере — синең ачкан серләр, Таулар керә минем төшемә. Күңел күзем һаман сиңа карый — Ерактагы якын, Ерактагы якын кешемә. Мәхәббәтем кайнар сулыш өрсен Көзен-кышын юлда өшемә. Сиңа оча минем йөрәк хисем Ерактагы якын, Ерактагы якын кешемә. Сукмакларын үрдән-үргә узсын, Уңыш телим авыр эшеңдә. Җыр җибәрәм яңа көйгә салып Ерактагы якын, Ерактагы якын кешемә. Страниц: 1
|