Счетчики

Әткәм моңы

Альбина Имаева көе
Роберт Миңнуллин сүзләре

Мин әткәйнең гармун уйнаганын
Еш ишетәм соңгы араларда.
Аның моңы тула күптән инде
Төзәлгән дип йөргән яраларга.

Искә алам бик еш мин әткәйнең
Җырлый-җырлый гармун уйнаганын —
Бик беләсем килә шул гармунын
Уйнаганда ниләр уйлаганын...

Әткәй дә юк инде, гармун да юк —
Тик моңнары калды сагынырга.
Ничә еллар инде сүрелмичә
Шул моң яши миндә сабыр гына.

Искә алам бик еш мин әткәйнең
Җырлый-җырлый гармун уйнаганын —
Бик беләсем килә шул гармунын
Уйнаганда ниләр уйлаганын...

Оныталмыйм һаман мин әткәйнең
Соңгы тапкыр уйнап җырлаганын.
Тик сүзләрен искә төшералмыйм,
Ни хакында иде җыры аның?

Искә алам бик еш мин әткәйнең
Җырлый-җырлый гармун уйнаганын —
Бик беләсем килә шул гармунын
Уйнаганда ниләр уйлаганын...

Моңы гына истә.
Аның моңы
Күзләремнән тора түгелергә.
Ә сүзләре ул җырлаган җырның
Туып кына килә күңелемдә.

Искә алам бик еш мин әткәйнең
Җырлый-җырлый гармун уйнаганын —
Бик беләсем килә шул гармунын
Уйнаганда ниләр уйлаганын...

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 08.03.10 | Просмотров: 2439 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!