Счетчики
|
Гармун алыйк әле, дускай
Риф Гатауллин көе
Габделхак Шакиров сүзләре Гармун алыйк әле, дускай, Гармун уйнатыйк әле. Яшь чактагы көй-моңнарны Кабат уятыйк әле. Йөрәкләрне җилкендерсен Тальянның көмеш чыңы. Бар яшьләрнең күңеленә Керсен халкыбыз моңы. Бабайлар моңыннан башка Туган җир ятим бит ул. Көйсез-моңсыз үткән көннәр — Яшәлмәгән көн бит ул. Страниц: 1
|