Счетчики
|
Гашыйк бул син миңа тагын бер
Инсаф Хәбибуллин көе
Дилә Булгакова сүзләре Офыкларны нурлап балкып киткән Салават күпере күк бу гомер — Көннәрне серле итәм дисәң, Гашыйк бул син миңа тагын бер. Ак көннәрне төннәр алыштыра, Ай яктысы уртак, таңы бер — Елларыңны җырлы итәм дисәң, Гашыйк бул син миңа тагын бер. Син сулаган һава — минем һава, Без яшәгән гомер, бары бер — Үткәннәрең үкенмәслек булсын дисәң, Гашыйк бул син миңа тагын бер. Страниц: 1
|