Счетчики
|
Гәрәбә
Рәшит Гобәйдуллин көе
Нури Арсланов сүзләре Сары-сары гәрәбә, Ярдан түбән тәгәрә, Су төбендә калтыра, Йолдыз булып ялтыра. Сары-сары гәрәбә, Югалмасмы әрәмгә? Егет биргән муенса, Нәрсә икән уенда? Муенса, муенса, Ямьле инеш буенда. Гәрәбәсе муенда ла, Нәрсә икән уенда? Сары-сары гәрәбә, Икесе әрәмәдә, Сөйләшкән-серләшкәннәр, Муенсаны чәчкәннәр. Сары-сары гәрәбә, Чәчелгәч тә тәгәрә. Тәгәрәп инешкә төш, Син — алтын, ә су — көмеш. Муенса, муенса, Ямьле инеш буенда. Гәрәбәсе муенда ла, Нәрсә икән уенда? Сары-сары гәрәбә, Гәрәбә, тәгәрәмә. Үпкәләр бит, күр әле, Чәчелгәнгә бүләге. Сары-сары гәрәбә, Тәгәрәсәң тәгәрә; Үпкә түгел, наз гына, Булса булыр аз гына... Муенса, муенса Ямьле инеш буенда Гәрәбәсе муенда ла, Нәрсә икән уенда? Страниц: 1
|