Счетчики
|
Гөлләр иле
Сәлимә Шәмсина көе
Гөлшат Зәйнашева сүзләре Туган ягым — гөлләр иле, Гөлләр, сөмбелләр иле. Гөлгә кунып сайрап кына Үскән былбыллар иле. Гөлдән гөлгә серем сөйләп, Болыннарны буйладым. Туган якның гүзәллеген Мәңге күреп туймамын. Туган ягым — гөлләр иле, Гөлгә тиң таллар иле. Ефәк кебек сызылып кына Аткан ал таңнар иле. Гөлдән гөлгә серем сөйләп, Болыннарны буйладым. Туган якның гүзәллеген Мәңге күреп туймамын. Туган ягым — гөлләр иле, Борынгы Болгар иле. Бүген көрәштә, хезмәттә Җиңгән батырлар иле. Гөлдән гөлгә серем сөйләп, Болыннарны буйладым. Туган якның гүзәллеген Мәңге күреп туймамын. Страниц: 1
|