Счетчики
|
Гомер еллары
Сафьян Ибраһимов көе
Роберт Миңнуллин сүзләре Язмыш шулай язган безгә — Җирдә гомер итәбез. Дөнья буйлап, гомер буйлап Сәфәр чыгып китәбез. Артта — гомер еллары ла, Алда — гомер юллары. Әй гомернең ул юллары — Бигрәкләр дә бормалы. Көннән-көнгә, айдан-айга, Елдан-елга күчәбез. Әкияттәге шикелле Утлар-сулар кичәбез. Артта — гомер еллары ла, Алда — гомер юллары. Әй гомернең ул юллары — Бигрәкләр дә бормалы. Атлыйбыз да йөгерәбез, Чабабыз — тик тормыйбыз. Арттан дөнья куа килә, Әлегә тоттырмыйбыз. Артта — гомер еллары ла, Алда — гомер юллары. Әй гомернең ул юллары — Бигрәкләр дә бормалы. Страниц: 1
|