Счетчики
|
Горурлыгым
Сара Садыйкова көе
Нурмөхәммәт Хисамов сүзләре Кеше җирдә йорт-җир, нигез кора Тимәсен дип җилләр, салкыннар. Зур илемдә минем өем, гаиләм, Республикам, туган халкым бар. Бу дөньяда мин бер ятим түгел, Горурлыкка тулы хакым бар: Тигезләргә мине тигез иткән Республикам, туган халкым бар. Ил йомышын кайда үтәсәм дә Сынатмаска дигән антым бар — Балаларын күреп, сынап торган Республикам, туган халкым бар. Ямансулап калсам мин еракта, Үзәгемә үтсә салкыннар, Җылысына кайтып сыенырга Республикам, түган халкым бар. Страниц: 1
|