Счетчики

Гүзәл җирем

Луиза Батыр-Болгари көе
Наил Касыимов сүзләре

Нурлы җирем минем, моңлы җирем.
Яшә мәңге тыныч балкышларда!
Чәчәк исе килсен җилләреңнән,
Аклык кына булсын ак кышларда!

Гүзәл җирем минем,
Зәңгәр күзле җирем,
Күзләремә карыйсын моң белән.
Суларыңның тәмен, чәчәкләрнең ямен
Саклар кеше мәңге-мәңгегә.

Кояш назлый көндез, төнлә йолдыз,
Галәм белми синдәй гүзәл җирне.
Гөлләр үсә бары синдә генә,
Синдә генә сандугачлар җыры.

Гүзәл җирем минем,
Зәңгәр күзле җирем,
Күзләремә карыйсын моң белән.
Суларыңның тәмен, чәчәкләрнең ямен
Саклар кеше мәңге-мәңгегә.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 26.02.10 | Просмотров: 2106 | [ + ]   [ - ]   |


© 2023 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!