Счетчики

Хатлар көтәм

Фатих Мөхәммәтшин көе
Шаһинур Мостафин сүзләре

Ләйсән яңгыр көткән җиргә охшап, иркәм,
Түземсезлек белән синнән хатлар көтәм.

Хатлар белән бергә
Бәхет киләсыман,
Күңел киңлегендә
Кояш көләсыман...

Тургай җырын көтеп, татлы уйга талган
Иген кыры сыман, хатлар көтәм һаман.

Хатлар килеп торса,
Җырлап яши күңел.
Гомер матур уза,
Тормыш итү җиңел.

Чәчәк атар өчен яз килүен көткән
Бөре кебек, синнән хатлар көтәм күптән.

Очкын — күзләремдә,
Ялкын — йөрәгемдә.
Янып китәрмен күк,
Кинәт дөрләрмен дә...

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 04.03.10 | Просмотров: 1277 | [ + ]   [ - ]   |


© 2025 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!