Счетчики

Хәерле иртә

Мансур Мозаффаров көе
Әхмәт Ерикәй сүзләре

Әкрен генә таң килә,
Ак челтәрләрен үреп.
Җилкәннәрен киереп,
Илгә яңа ямь биреп...

Таң белән бергә
Ирекле илгә
Яңа җыр килә гөрләп,
Хәерле иртә теләп.

Яңа көн күркәм булсын,
Дәрт тулсын күңелләргә.
Таң шикелле елмаеп,
Кул бир яңа көннәргә!..

Таң белән бергә
Ирекле илгә
Яңа җыр килә гөрләп,
Хәерле иртә теләп.

Алсу йөзле кыз кебек,
Шат кояш күтәрелә.
Һәр яңага сокланып,
Ашкынып йөрәк тибә...

Таң белән бергә
Ирекле илгә
Яңа җыр килә гөрләп,
Хәерле иртә теләп.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 04.03.10 | Просмотров: 2825 | [ + ]   [ - ]   |


© 2025 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!