Счетчики

Һәр көнне керәсең төшемә

Роза Сәхәүетдинова көе
Радик Нуретдинов сүзләре

Һәр көнне керәсең төшемә —
Елмаеп чыгасың тирмәңнән.
Чәчеңне җилләргә,
Җилләргә, җилләргә
Таратып үтәсең тирәмнән.

Артыңнан үләннәр тирбәлә,
Җемелдәп чыклары коела.
Син мине еракка,
Еракка, еракка
Чакырдың да кебек тоела.

Мин тиле, онытып дөньямны,
Син киткән якларга юл алдым.
Зәңгәр күк, офыклар,
Офыклар, офыклар
Артына кереп син югалдың.

Һәр көнне керәсең төшемә —
Еракка төбәлгән карашың.
Офыкта зур кояш,
Зур кояш, зур кояш,
Кагылма — янарсың, янарсың.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 05.03.10 | Просмотров: 1574 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!