Счетчики
|
Хәтеремдә, әткәй
Венер Мөхәммәдиев көе
Алмаз Галин сүзләре Төшләремдә күрәм әтиемне, Җырлый-җырлый атын җиккәнен, Җылы караш ташлап әниемә, Зур капкадан чыгып киткәнен. Кайта идең, әткәй, кичкә калып, Сөйли идең ниләр күргәнең, Бигрәк тәмле иде кипкән икмәк — "Куян күчтәнәче" дигәнең. Шул чакларны искә алыр өчен Кайтам, әткәй, синең яныңа — Бала чактагыдай сине көтәм, — Карый-карый басу ягына. Страниц: 1
|