Счетчики
|
Хуш, авылым
Салих Сәйдәшев көе
Хәбибулла Фәтхуллин сүзләре /«Күзләр» пьесасыннан/ Туган җирем, сөйгән авылым Бигрәк якын күңелгә. Кай илләрдә яшәсәм дә, Оныта алмам гомергә... Хуш, авылым, сау бул, Сәламнәр көт Таң җилләре искәндә; Мин җырлармын сине сагынып, Өзелеп искә төшкәндә. Матур була, ямьле була Яз көннәрең, җәйләрең... Исән булсам, бер кайтырмын Язлар кебек әйләнеп. Хуш, авылым, сау бул, Сәламнәр көт Таң җилләре искәндә; Мин җырлармын сине сагынып, Өзелеп искә төшкәндә. Страниц: 1
|