Счетчики
|
Хуш инде
Фирзәр Мортазин көе
Илдар Юзеев сүзләре Хуш инде, мәңгегә Хуш инде. Китә яз, китә наз — Кыш инде. Тагын бер текәлеп Карыймчы: Рәсемеңне күңелемә Алыймчы. Ул китә, мәңгегә Дип китә. Соң килде мәхәббәт, — Ник китә? Чаналар кузгалып Киттеләр, Йөрәкне өздереп Үттеләр. Эзләрен кар-буран Сылады. Юлларга җил ятып Елады. Хуш инде, мәңгегә Хуш инде. Үтте яз, буранлы Кыш инде. Страниц: 1
|